Габдулла Тукай әсәрләре буенча Республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурска йөздән артык эш кабул ителде. Балалар үз эшләрендә укыган яки ишеткән әкият тәэсирләрен чагылдырганнар. Балаларның иҗади эшләре бик төрле, бер үк әкиятне яки хикәяне балалар үзләре ничек күз алдына китерә шулай итеп ясый. Конкурсның нәтиҗәләре белән мәктәптән тыш эшләр сайтында танышырга була.