Кичә, 6 апрель көнне талантлы балаларның “Яшь бөреләр” район фестиваленә йомгак ясалды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, иң сәләтле дигән катнашучылар гала-концертта чыгыш ясады. Фортепиано бүлеге укучылары да әлеге традицион фестивальнең бизәге булдылар. Әмин Гәрәев, Кадрия Сәлимова, Ралина Шәрипова – икенче, Александра Булатова беренче урынны яулады. Укытучылары – Алеся Латыпова, Филюзә Шәрипова. “Акцент” фортепиано ансамбленең кечкенәләр төркеме дә сайлап алу турында катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде.