2021 елның 18-21 март көннәрендә Аксубай шәһәре "Юность" спорт мәктәбендә 2005-2006 елгы кызлар арасында "Б"төркемендә волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды.
Ярышларда 17 команда, 180 дән артык спортчы катнашты. Үткәрелгән уеннар нәтиҗәсендә безнең спорт мәктәбенең кызлар командасы 3 нче урынны яулады.
Волейболчы кызларны һәм тренерларны Илдар Мадяровны һәм Илназ Кашаповны чын күңелдән матур җиңүләре белән котлыйбыз! Бу һәм һәр киләсе Җиңү сезне көчлерәк һәм үз көчегездә ышанычлырак итсен. Теләсә кайсы көрәштә дә җиңүебезне, матур, ышанычлы һәм лаеклы җиңүебезне телибез! Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!