МБУ "Спорт мәктәбе".

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2021 елның 1 апреленнән 4 апреленә кадәр Минзәлә шәһәренең «Юбилейный «спорт мәктәбе» ндә 2005-2006 елгы егетләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды (Б төркеме). Ярышларда республиканың кече шәһәрләреннән 15 команда катнашты: Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Баулы, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Балык Бистәсе, Сарман, Чирмешән.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-Мөслим

2 урын-Алексеевск

3 урын-Әтнә

 

Егетләрне һәм тренерларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алар-ТР чемпионнары! Тренерлар Илдар Мадяров, Илназ Кашапов, Шамил Мадьяров.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International