Мөслим лицеенда 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен актлар залында "Милли киемнәр" темасына Әхлак дәресе үтте. Чарада Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Зәкиева Й.К. катнашты. Йолдыз Камилевна төрле чорлардагы хатын-кызларның киеме турында сөйләде, татар, керәшен халкының кигән милли киемнәре белән таныштырды. Чара ахырында лицейның "Кул эшләре" түгәрәгендә йөрүче кызлар "Татар кызы" проекты кысаларында башкарган мода күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.