"Кояшкай" балалар бакчасында кошлар белән танышалар

2021 елның 2 апреле, җомга

1 апрель- кошлар көне уңаеннын мәктәпкә әзерлек төркемендә "Күчмә кошлар безгә яз алып килде" темасына әйләнә-тирә дөнья белән таныштуру буенча эшчәнлек булып узды. Эшчәнлекнең максатлары: балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү; балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү; балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International