“Яшь бөреләр” район фестиваленең сайлап алу туры

2021 елның 2 апреле, җомга
Кичә, 1 апрель көнне район мәдәният йортында “Яшь бөреләр” район фестиваленең сайлап алу туры узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Фортепиано, тынлы уен кораллары, җыр сәнгате, халык уен кораллары, театр сәнгате бүлеге укучылары уңышлы гына чыгыш ясадылар. “Акцент” фортепиано ансамбле (кечкенәләр составы) зур сәхнәгә тәүге адымнарын ясадылар: Сәрвиназ Галимова, Ралина Галиева, Мәрьям Кашапова, Алмаз Магалимов, Раяз Нигьматуллин, Ралина Мөхәммәтдинова. Җитәкчеләре – Алеся Латыпова, Филюзә Шәрипова. Шулай ук ялгыз башкаручыларыбыз да уңышка иреште. Кадрия Сәлимова, Әмин Гараев, Ралина Шәрипова ёщм Александра Булатовалар – фортепианода, Аделина Хәлилова – курайда бәйгенең 2нче турына үтеп, гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә ирештеләр. Укытучылары – Алеся Латыпова, Филюзә Шәрипова, Рунар Шәяхмәтов. Балалар 6 апрель көнне район мәдәният йортында янәдән чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International