Михайловка авыл китапханәсендә Кошлар көненә багышланган 3 нче сыйныф укучылары белән чара үткәрелде. Әңгәмә үткәрелде, "Кошларны саклагыз" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Балалар безнең як кошларының төрләре белән таныштылар, аларның кешегә файда китерүе, кошлар турында тагын бик күп кызыклы нәрсәләр турында белделәр. Чараның максаты: балаларга экологик тәрбия бирү.