Мөслим «Ләйсән» балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, ел саен уза торган “Кошларга ярдәм ит” акциясы узды. Балалар быел да әлеге акциядә теләп катнаштылар, әтиләребез, бабаларыбыз ярдәме белән ясалган шундый матур сыерчык оялары алып килделәр. Ояларыбыз инде агачларга да урнаштырылды, хәзер җырчы кошларыбызның килүен генә көтәсе калды.