1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Шул уңайдан мәктәптә 5-6 сыйныф укучылары белән “Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Укучылар кошлар турында төрле сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, күчмә һәм кышлаучы кошлар турында белемнәрен барладылар. Командалар биремнәрне чишкән арада тамашачылар «Сорау-җавап» уенында катнаштылар. Мероприятиене химия-биология укытучысы Нурлыгаянова Ф.М. үткәрде. Укучылар арасында “Кошлар дөньясы” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы да оештырылды