25 март көнне, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, халык язучысы, драматург, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, С.Сөләйманова, Р.Фәхретдин, Р.Төхвәтуллин исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан Мөслим Үзәк китапханәсендә “Авылым – көч, дәрт, илһам чыганагы булды” исеме астында әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә гимназиядән педагог-китапханәче Солтанова Г.М. һәм социаль педагог Әмирова М.Р. катнашты.