I регионара “Моңлы Ык буйлары” конкурсы

2021 елның 30 марты, сишәмбе
Алдан хәбәр иткәнебезчә, Мөслим сәнгать мәктәбе яшь музыкантларның I регионара “Моңлы Ык буйлары” конкурс-игълан иткән иде. 22 мартка тикле дәвам иткән әлеге бәйгегә фортепиано, вокал, тынлы һәм халык уен кораллары номинацияләре буенча 350дән артык конкурсант кабул ителде. Катнашучылар арасында Яр Чаллы, Казан , Түбән Кама, Әлмәт кебек шәһәрләрдән һәм кече-урта районнардан музыка сөючеләр бар иде. Кичә әлеге фестивальгә йомгак ясалды! Нәтиҗәләр сәнгать мәктәбенең “Электронное образование РТ” порталында “Положения о конкурсах и фестивалях” бүлегенә урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International