Музыка мәктәбе булган тарихи бина белән танышу

2021 елның 30 марты, сишәмбе
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары һәм укучылары туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Бу бина 1966 елда Мөслим авылында иң беренче ачылган музыка мәктәбе буларак билгеле. Безнең максат - балаларны 12 ел элек музыка мәктәбе булган шушы тарихи бина белән таныштыру иде. Укытучылар балаларны кайчандыр үзләре укыткан баян, домра, оркестр класслары белән таныштырдылар. Музейда безне үз эшләренең осталары Мирхазиянова Венера Мөнәвир кызы һәм Зәкиева Йолдыз Камил кызы каршы алдылар. Венера Мөнәвировна балаларга музейдагы һәр экспонат турында сөйләде, «Кошлар - безнең дусларыбыз» дип исемләнгән кызыклы уен үткәрде, мастер-класс күрсәтте. Музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International