Битум-2021!

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

26 нчы март көнне «Мизгел» ЯҮ белгечләре туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында туган телләргә багышланган интеллектуаль БИТУМ уены оештырдылар. Уенда өч мәктәптән 3 команда көч сынашты.
Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биреп, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәттеләр. Жюри фикеренчә, укучылар куелган бурычларны бик яхшы үтәделәр. Балалар үзләренең күзаллауларын киңәйтте, үз мөмкинлекләренә ышанычны ныгытты. Кичә күңелле дискотека белән тәмамланды.
Барлык катнашучылар да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International