Иске Карамалы мәдәният йортында "Дуслык күпере" проекты кысаларында Әлмәт районы Габдрахман авыл мәдәният йорты сәнгать осталарының "Бер күрешү-үзе бер гөмер" темасы астында бик күркәм концерты узды. Тамашачы кунакларның чыгышын көчле алкышларга күмде.