22 нче март көнне Мөслим лицеенда математика укытучылары өчен «11 нче сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе»дигән инструктив-методик семинар узды. Семинарда математика буенча бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен хәл итүнең төрле ысуллары каралды. Укучыларны БДИга әзерләү тәҗрибәсе белән Михайловка урта мәктәбенең математика укытучысы Гилемова Э.Ф. һәм Тат. Бүләр урта мәктәбенең математика укытучысы Нәбиуллин М. Р. уртаклаштылар.