«Мизгел FM» яшьләр радиосында «Үлем белән кайда сәүдә итәләр» Бөтенроссия акциясе кысаларында туры эфир үткәрелде.

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

23 март көнне «Мизгел FM» яшьләр радиосында «Үлем белән кайда сәүдә итәләр» Бөтенроссия акциясе кысаларында онлайн һәм оффлайн форматта ТР Мөслим районы эчке эшләр бүлегенең оператив эшләр буенча полиция начальнигы урынбасары Бахтеев Р. Р. белән туры эфир үткәрелде.

Ул наркотиклар һәм алкогольнең кеше физик һәм психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавы турында сөйләде. Шулай ук яшүсмерләргә наркотик чараларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокукка каршы гамәлләр кылган өчен гамәлдәге законнарда каралган җаваплылык турында сөйләде. "Игелек уят" отряды волонтерлары кызыксындырган сорауларны шәхсән үзләре бирә алдылар.

Әңгәмә кызыклы гына түгел, файдалы да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International