23 нче март көнне Мөслим урта мәктәбе базасында математика, физика һәм информатика укытучыларының муниципаль олимпиадасы узды. Олимпиада Мөслим муниципаль районында физика-математика белемен үстерү муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Чарада районның 27 укытучы катнашты.