24 нче март көнне мәгариф идарәсе базасында укыту-тәрбия эшләре буенча гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре урынбасарларының киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды: туган телләр һәм халык бердәмлеге елын үткәрү планын тормышка ашыру, 2021-2022 уку елына дәреслекләргә заказ бирү, дәреслекләрнең федераль исемлегенә үзгәрешләр, 2021 елда ДЙА үткәрү үзенчәлекләре, ВПР һәм башка бәяләү процедураларының объективлыгы, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының республика (төбәк) этабында катнашу нәтиҗәләре, белем бирү оешмалары сайтларының расланган таләпләргә туры килүе.