24 көнне, мәктәптән тыш эшләр базасында “Хәзерге шартларда балалар хәрәкәте” темасына педагог-оештыручылар семинар – киңәшмәсе узды. Семинар, педагогларның методик осталыгын күтәрү максатыннан үткәрелде. Педагоглар заманча технологияләргә ия булган, критик фикерләүне үстерү методикасын кулланып мастер – класслар күрсәттеләр.