"Август-Мөслим» «Пионер Максимум" уңышлылык конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанда беренче урынны алды
Диплом, сертификат һәм призны тантаналы рәвештә тапшыруны апрель аенда оештырырга планлаштыралар.
Corteva Agriscience халыкара фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы компаниясе «Пионер Максимум» 6 нчы Бөтенроссия уңышлылык конкурсында җиңүчеләрне билгеләде. Ярышта кукуруз һәм Pioneer көнбагыш гибридлары җитештерүче ике йөздән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты.
"Август-Мөслим" көнбагыш гибридында П63ЛЕ10 уңыш 46,9 ц/га (стандарт дымлылык булганда) күрсәтте һәм конкурста катнашкан Татарстан Республикасы хуҗалыклары арасында беренче урынны алды. 2020 елда нәтиҗәләр Россия Федерациясенең һәр субъекты буенча аерым ясалды.
Конкурсны оештыручылар мәгълүматларына караганда, «Август-Мөслим» нәтиҗәсе конкурста катнашучыларның иң яхшы күрсәткечләрен Самара өлкәсе, Башкортстан, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Россиянең башка төбәкләреннән узып киткән.
"Конкурска көнбагыш буенча ике зонаны тәкъдим иттек: Мөслим һәм Минзәлә районнарында. Иң яхшы уңыш Мөслим районының Мари-Бүләр авылы янындагы кырда булды. 2019 елда ук П63ЛЕ10 гибриды югары уңыш күрсәтте, һәм без аны 2020 елда үстерүне дәвам итәргә булдык. Барлык агротехнологияләрне дөрес үтәдек, тукландыру, яклау һәм урып - җыю срокларын төгәл үтәдек, нәтиҗәдә югары уңыш алдык",-дип сөйләде "Август-Агро" көньяк-көнчыгыш зонасының баш агрономы Илнар Харисов.