"Праздник Свистуньи" исемле IX Республика балчык уенчыклары конкурс-күргәзмәсе

2021 елның 23 марты, сишәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Илшат Ибраһимов һәм Гөлназ Талыйпова укучылары Гөлинә Садыйкова һәм Мәликә Талыйпова белән бергә Яр-Чалды шәһәрендә үткән "Праздник Свистуньи" исемле IX Республика балчык уенчыклары конкурс-күргәзмәсенең бүләкләү тантанасында булдылар. Чара мастер-класстан башланды. Анда яшь рәссамнар һәм укытучылар балчыктан рельефларны зур кызыксыну белән ясадылар. Мастер-класста катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча укучылар Гөлинә Садыйкова, Вадим Валеев, Мәликә Талипова IIIнче дәрәҗә лауреат дипломнары һәм медальләр тапшырдылар. Укытучылар иҗатны үстерүгә һәм укучыларны профессиональ әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International