2021 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә район мәгариф оешмаларының 35 укытучысы җәлеп ителәчәк.
18 нче март көнне мәгариф идарәсе базасында 2021 нче елда БДИ үткәрү пунктын оештыручылар өчен укыту семинары үткәрелде. Семинарда оештыручылар норматив хокукый актлар, Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп төшенчәләре һәм катнашучыларның бланкларын тутыру кагыйдәләре белән таныштылар.