Мөслим гимназиясе базасында география укытучыларының семинары үтте.

2021 елның 19 марты, җомга

Мөслим гимназиясе базасында география укытучыларының семинары үтте. География укытучысы Гөлзирә Нияз кызы Рәхимуллина 8 сыйныфта «Төньяк Боз океаны диңгезләре: үзләштерү тарихы, табигатьнең үзенчәлекләре, ресурслар, әһәмияте. Төньяк диңгез юлы»  дигән темага ачык дәрес үткәрде. Аннары педагоглар «Мөслим районының Мульти Web - картасы»дигән интеграцияләнгән проект эше белән таныштылар. Семинарда катнашучылар «Мөслим районында яшәүче язучыларның иҗатында табигать күренешләре» темасына үткәрелгән ачык чарада татар әдәбияты һәм үз предметлары белән элемтәне күзәттеләр. Семинарда катнашучылар һәм кунаклар тарафыннан мәктәпнең педагогик коллективы эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International