19 нчы март көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев, язучы, драматург, күп санлы әдәби премияләр лауреаты Рәдиф Сәгъдиев кунакта булды. Әдипләр "Тукай ялкыны" мәктәп газетасы эшчәнлеге, "Мөслим очкыннары" проекты кысаларында оештырылган "Шәҗәрә" проекты", мәгариф һәм тел музее белән таныштылар.