19 март көнне мәктәбебезгә бик күп танылган шәхесләр килде. Район башлыгы Рамил Муллин ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар союзы рәисе, танылган татар язучысы, драматург, публицист Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин белән мәктәп яшәеше белән танышты

2021 елның 19 марты, җомга
Капиталь ремонт кичергәннән соң, Мөслим сәнгать мәктәбендә кунаклар еш була. Бүген, 19 март көнне мәктәбебезгә бик күп танылган шәхесләр килде. Район башлыгы Рамил Муллин ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар союзы рәисе, танылган татар язучысы, драматург, публицист Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин белән мәктәп яшәеше белән танышты. Алар мәктәпнең курайчылар һәм фольклор ансамбльләре, тынлы уен кораллары оркестры, җыр һәм бию сәнгате коллективлары чыгышларын тыңлады, рәсем сәнгате, фортепиано бүлеге укучыларының эшчәнлеге белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International