18 март көнне, «Мөслим туган як музее» һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге башлангыч сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең Нәүрүз" исеме астында күңелле программа үткәрделәр. Чара барышында балалар Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштылар, милли уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында тәмле чәй эчтеләр, коймак белән сыйладылар. Нәүрүз-тынычлык, игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.