Авыл хуҗалыгы

2021 елның 19 марты, җомга

20 мартта 13: 00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматында механикалаштыру һәм техник сервис институтының Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә ала. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм вузны тәмамлаучылар һәм студентлар өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйләячәк.

Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл ФӘССАХОВАга сорауны сылтама буенча бирергә мөмкин https://forms кgle/mSqFoDEvc66mjan67. Сорауларга барлык җаваплар туры эфирда яңгыраячак.

Чараларда катнашу өчен, «Zoom» кушымтасы аша «Казан дауга керү мәсьәләләре буенча " конференциясенә кушылырга кирәк.

Идентификатор 459 772 9499, керү коды 985632

20 мартта 13.00 сәгатьтә Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре югары уку йорты җитәкчелеге белән читтән торып очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә ала. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйләячәк.

Чараларда катнашу өчен, сылтама буенча «Zoom» кушымтасы аша конференциягә кушылырга кирәк .

Конференциянең идентификаторы: 373 887 0867
Керү коды: 112233

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International