“Хуш киләсең, Нәүрүз” бәйрәме оештырылды

2021 елның 19 марты, җомга

19 март көнне, Мөслим туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Мөслим туган якны өйрәнү музее" һәм "Үзәк китапханә" хезмәткәрләре Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең, Нәүрүз" дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Чара барышында балалар Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштылар, милли уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында тәмле чәй эчтеләр, коймак белән сыйладылар. Нәүрүз-тынычлык, игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International