17 март көнне "Мөслим туган якны өйрәнү музеенда" Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шагыйрә Лилия Яссир кызы Садриева белән “ Күңелемнең тирән күлләре ” дип исемләнгән очрашу узды. Укучылар Лилия Яссир кызының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрәгә аның иҗаты буенча сораулар яуды. Лилия Яссир кызы, үз чиратында, туган телне, туган якны, табигатьне яратырга, ата-аналарны хөрмәт итәргә өйрәтүче матур шигырьләрен укыды.