Бүген техник үсеш дөньясында бер-беребез белән, шулай ук башка илләрдә яшәүчеләр белән аралашу мөмкинлекләре күп.

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бүген техник үсеш дөньясында бер-беребез белән, шулай ук башка илләрдә яшәүчеләр белән аралашу мөмкинлекләре күп. Безнең Инглиз теле укытучылары, инглиз телен камилләштерү максатыннан, Польшадан  чит телләр укытучысы белән дистанцион рәвештә аралашалар. Кристина үз иленең мәгариф системасы турында сөйли, Польша шәһәрләренең истәлекле урыннары белән таныштыра. Очрашу zoom системасында уза. Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Шамукаева И.Т. 9 нчы сыйныфта Тобаско штатының Мексика студенты Джил катнашында ачык дәрес үткәрде. Укучылар Джилга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм чит телләрне өйрәнү кирәклегенә инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International