«Милләтебез горурлыгы»  дигән китап күргәзмәсе

2021 елның 14 марты, якшәмбе
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан гимназиядә «Милләтебез горурлыгы»  дигән китап күргәзмәсе эшли. Фоат Садриев  гомере буе Мөслимдә яшәп, эшләп, шушы төбәкнең гап-гади хезмәт кешеләрен әсәрләренә кертеп зурлаган язучы. Күргәзмәдә язучының  повесть һәм хикәяләре тупланган.  Фоат Садриев әсәрләре тормышны тагын да мәгънәлерәк, яшәүне тагын да ямьлерәк, кадерлерәк итеп тоярга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International