Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Мөслим гимназиясенең 2в һәм 3б сыйныфы укучылары Үзәк китапханә һәм "Туган як" музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган татар халкының милли бәйрәме - "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштылар. Чара төрле милли уеннар, җырлар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар кайнар чәй, коймак, тәмле ризыклар белән сыйландылар.