“Моңлы Ык буйлары” региональ конкурсына әзерлек

2021 елның 12 марты, җомга
Бу көннәрдә Мөслим сәнгать мәктәбендә урак өсте. Республика күләм игълан ителгән “Моңлы Ык буйлары” региональ конкурсына эшләп кабул итү бара. Сезнең дә игътибарыгызга җиткерәбез: әлеге региональ конкурска 22 мартка тикле заявкалар кабул итәбез. Катнашучылар дистанцион форматта үзләренең җыр сәнгате, уен коралларында уйнау осталыгын күрсәтә алачак. Яшь чикләве бик зур: конкурсыбызда мәктәп кенә түгел, балалар бакчаларында шөгыльләнүчеләр дә катнаша ала. Тулырак мәгълүмат белән конкурс нигезләмәсе Мөслим сәнгать мәктәбенең “Еду.татар.ру” сайтында урнашкан битенә дә эленде. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International