"Нәүрүз".

2021 елның 12 марты, җомга

Бүген 12нче март көнне “Үзәк китапханә” һәм “Туган як” музее хезмәткәрләре тарафыннан саф һавада татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Чарада Мөслим районы мәктәпләре һәм Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары катнашты. Бәйрәм төрле милли уеннар, җырлар, такмаклар белән үрелеп барды. Соңыннан барлык килгән кунаклар кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International