Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Мөслим туган якны өйрәнү музее" һәм "Үзәк китапханә" хезмәткәрләре Мөслим мәктәбе укучылары өчен "Нәүрүз" бәйрәме оештырдылар. Чара программасына китап күргәзмәсе, "Иҗади остаханәләр" күргәзмәсе, аркан тарту, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, капчык белән йөгерү, йомырка белән йөгерү, шулай ук фотозона кертелгән иде. Чара ахырында балалар коймак һәм башка сыйлар белән сыйландылар, киләсе ел кызыклы һәм уңышлы булсын өчен.