12 март көнне, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең планы нигезендә, район мәктәпләрендә “Укучылар үзидарәсе көне” дип аталган чара үткәрелде. 5-11 класс укучылары, башлангыч классларга, үзләрен укытучы ролендә тәкъдим иттеләр. Укучылар, бик дулкынлануларына карамастан, бу көнне планлаштырылган барлык чараларны да бик яхшы башкардылар. Алар үз җилкәләрендә укытучы һөнәренең бөтен җаваплылыгын һәм катлаулылыгын тойдылар. Укытучылар укучыларга дәрес бирү серләрен аңлаттылар, һәрьяклап ярдәм иттеләр.