Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, “Аулак өй” муниципаль проекты кысаларында, 12 нче март көне Мөслим лицеенда ”Әйт, авылым, кайда сон моң?” дип аталган чара узды. Чарада ветеран укытучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм җыр-моңга гашыйк яшь мөгаллимнәр дә катанашты. Заманча җырлар белән беррәттән, татар халык җырлары һәркем күңеленә хуш килде.