2021 елның 1нче мартыннан 10 нчы мартына кадәр «Иҗатка соклану» («Очарованные классиком») Республика рәсем сәнгате конкурсы узды. Конкурсның төп максаты - сынлы сәнгать өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү иде. Бу конкурста белем бирү учреждениеләре мөстәкыйль рәвештә “Панорама” сайтында теркәлеп, эшләрен оештыручыларның электрон почтасына җибәрделәр.