Мөслим лицеенда халык язучысы, Габдулла Тукай бүләге иясе, Мөслим районының мактаулы гражданины Фоат Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан, 6 нчы А сыйныфында "Мөслимнең Шолоховы" дигэн дәрес- презентация үтте. Укучылар язучы иҗатына багышланган презентация карадылар, китапларына күзәтү ясадылар, әсәрләреннэн өзекләр укыдылар. Дәресне туган тел укытучысы Ч.И. Ситдыйкова үткәрде