Музыкаль-уен кичә «Мин һаман да 18 дә кебек...»

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә " Мин һаман да 18 дә кебек...» дип исемләнгән музыкаль-уен кичә үткәрделәр. Тугаш авылының Вахитов һәм Пушкин урамнарыннан килгән командалар ярыштылар, төрле катлаулы биремнәр үтәделәр. Авылдашларының җырлары һәм биюләре кичәне бизәде. Жюри һәр биремне бәяләде һәм баллар бирде. Ә соңыннан җиңүчеләр билгеләнде, Тугаш мәдәният йорты директоры Махубрахманов Р.З. барлык катнашучыларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International