Мөслим лицеенда рәсем конкурсы

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Мөслим лицее укучылары тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча оештырылган «Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» дигән балалар рәсемнәре конкурсында актив катнаша.

Һәр рәсем конкурсы-иҗатка, яңа идеяләргә, белемнәргә яңа адым. Һәр гаиләдә төрле яшьтәге балалар ясаган рәсемнәр саклана.

Барлык конкурс эшләре Казанга җибәреләчәк, конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.

Битараф калмаучыларга һәм иҗади эшләрен конкурска алып килүчеләргә зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International