2021 елның 10 мартында Тукай муниципаль районында 2021 елга эш планлаштыру мәсьәләләре буенча инженер конференциясе үткәрелде.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Фәттахов Р. М. чыгыш ясады.
Пленар өлештә инженер хезмәтенең 2021 елга эш планы турында фикер алыштылар: техниканы 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү; комбайннар паркы буенча хисап мәгълүматларын тиешле дәрәҗәгә китерү; АПК да процессларны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру.
Практик өлештә «РариТЭК», «Кама Механика», «Чаллы Кировец» җитештерү мәйданнарын карау булды.