"Йортларга - китап нуры" акциясе.

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе Гөлдәмия апа һәм Ильюс абый Исрафиловларның өендә булды. Аларны яңа журналлар һәм Фоат Садриевның " Таң җиле" китабы белән таныштырды. Ильюс абый һәм Гөлдәмия апа гомерләрен халык белән эшләүгә багышлаган һәм тормыш сукмагыннан бергә 50 ел кулга кул тотынып атлаган пар. Бүген дә  ил-көн яңалыклары белән хәбәрдар, оптимист рухлы,  шаян һәм шат күңелле алар. Аларга сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International