9 март көнне Тойгелде авыл китапханәсе язучы, прозаик, атказанган сәнгать хезмәткәре, Г.Тукай Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Фоат Садриевка 80 яшь тулуга багышлап “Ул безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе 6-9 сыйныф укучылары һәм татар теле укытучысы Давлетова Р.Ф. белән берлектә әдипнең “Тургай” исемле әсәре буенча китап конференциясе узды. Шулай ук язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды.