Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Баек авылы китапханәчесе, татар язучысы, педагог һәм публицист Авзал Шамовның тууына 120 ел тулуга багышланган китапларга күзәтү үткәрде. Укучылар язучының биографиясен һәм иҗатын зур кызыксыну белән өйрәнделәр. А. Шамовның күп кенә китаплары китапханәдә узган китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә "Рәүфә" әсәреннән өзекләр укылды.