Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Югары Табын авылы китапханәчесе Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты, ветеран укытучы Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы белән очрашу кичәсе оештырды. Очрашуда Гөлфия Вагыйз кызы татар теленең дөньякүләм тоткан урыны, аның дәрәҗәсе, матурлыгы, аһәңлеге турында сөйләде. “Телне саклау, үстерү, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең изге бурычыбыз,”- диде ветеран укытучы. Очрашу укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменең телебезгә багышланган шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды һәм бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.