Метрәй авылы китапханәчесе, якташ шагыйрә Шәмсия Җиһанированың тууына 70 ел тулу уңаеннан, 1-7 сыйныф укучылары өчен « Яшәү яме» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырды .Чарада шагыйрәнең шигырьләре яңгырады, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, аның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрелде.