3 нче март көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Дәрестә танып белү эшчәнлеген үстерү юнәлешендә эшне оештыру аша нәтиҗәлелеккә ирешү” темасына семинар узды. Семинарда ачык дәресләр, мастер класслар каралды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган ачык чара каралды.