1 нче март көнне Зәй шәһәренең 7 нче урта мәктәбе базасында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” республикакүләм бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге һөнәри бәйге ел саен иң сәләтле, үз фәне буенча көчле булган укытучыларны ачыклау, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү максатыннан үткәрелә. Район данын яклап, Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Шаева чыгыш ясады.